Питрәчлеләр, ташламалы бәядән район газетасына язылырга өлгерегез
5 апрельдән 15 апрельгә кадәр әбүнәче ункөнлеге бара.
Димәк, тагын бер атна дәвамында яраткан «Вперед»-«Алга» газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. 6 айга язылу бәясе 758 сум 70 тиен урынына 662 сум 82 тиен тәшкил итә.
Гадәттәгечә, без альтернатив вариант тәкъдим итәбез, бәясе элеккечә – алты ай өчен 500 сум. Ленино-Кокушкино, Питрәч, «Царево» ТК урнашкан учреждениеләр альтернатив язылуны рәсмиләштерергә мөмкин. Газетаның яңа санын без сезгә турыдан-туры эш урыннарына илтеп тапшырачакбыз.
Редакциядә район газетасының электрон версиясенә дә язылып була, язылу бәясе 500 сум.
Безнең басмага ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta.ru. сайтында язылырга мөмкин.
Сервислар басманы индексы яки исеме буенча эзләп табарга мөмкинлек бирә, ә оформить итү өчен бары берничә минут вакыт җитә. «Вперед»-«Алга»га барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша да язылырга була.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа