Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр торак сертификатлары алдылар

Быел инде өч гаилә шундый дәүләт ярдәме алды.

Питрәчтән Зимуровлар гаиләсе «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасына алты ел элек кергән.

Бу вакыт эчендә Андрей белән Айгөл кул кушырып утырмаган, ә үз көчләре белән йорт төзи башлаган. Бүгенге көндә әлегә әти-әниләре белән яшиләр. Алынган акчага йортны төзеп бетерергә планлаштыралар һәм быел ук өй туен уздырырга уйлыйлар. Аларның ике уллары үсеп килә.

Ә Бәхтияр Хәкимов - Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучы. Әлегә ул арендага алынган фатирда яши. Торак сертификаты ярдәмендә Питрәчтә бер бүлмәле фатир сатып алырга җыена. Торак белән тәэмин итү программасына керүдә район хакимияте белгечләре зур ярдәм күрсәттеләр, ди. Нәкъ менә алар аңа бүгенге көндә районда нинди программалар эшләвен аңлаткан.
Питрәчлеләргә торак сертификатларын район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса