Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр яраткан эшләрендә уңышка ирешәләр

Укытучыларның август конференциясе алдыннан без яшь буынны тәрбияләүчеләр һәм белем бирүчеләр белән аралыштык.

Язмабыз геройлары районда һәркемгә яхшы таныш кешеләр. Питрәчлеләр аларны зур уңышларга ирешкән, тәҗрибәле шәхесләр буларак белә.

«Үз укучыларыма ышанам, аларның сәләтләрен ачам»

Әгәр укучы күп укый һәм иншалар яза икән, аңа, һичшиксез, филолог булачаксын, диләр. Татьяна Фурсовага  киңәш биреп торырга да кирәк булмый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булу карары күптән хәл ителгән була.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан педагогика институтына укырга керә. Әтиcе – район газетасы мөхәррире Николай Кораблев аның әлеге һөнәрне сайлавын хуплый гына.
Татьяна Фурсова педагогик эшчәнлеген Шихазда мәктәбендә башлаган, ул анда 3 ел эшләгән. Аннары Питрәч беренче мәктәбенә килгән. Анда шул вакыттан бирле 20 елга якын балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта.
Укытучының профессионализмы турында аның укучыларына карап фикер йөртәләр. Татьяна Фурсованың укучылары район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, рус теле буенча БДИдан югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел Анастасия Харитонова 98 балл җыйган һәм имтихан бирүчеләрнең район исемлеген җитәкләгән. Узган ел Полина Хрущева йөз балл җыйды. Еш кына чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәктә остазлары юлыннан китәләр, уку йортына укырга  кергәндә филология яки лингвистика факультетын сайлыйлар.

Мин үз укучыларыма ышанам, аларның сәләтен һәм потенциалын ачам. Шулай көннән-көн кечкенә, әмма ышанычлы адымнар белән уңышларга ирешәбез, - ди Татьяна Николаевна.

Укытучы эше мәктәп белән генә чикләнми. Ул төрле белем бирү конференцияләрендә, конкурсларда һәм форумнарда актив катнаша. Район данын гына түгел, республика данын да яклый.
Буш вакытларында, балачак һәм яшьлек чорындагы кебек үк,  кулыннан китабын төшерми ул. Үз алдына куйган төп максатларның берсе - балаларның кабат матур әдәбият әсәрләрен яратып укуына ирешү. Хәзерге шартларда бу кыен, әмма мөмкин, дип саныйм ул.


«Үземне эшемнән башка күз алдына китерә алмыйм»

Елена Шиһабетдиновага балалар бакчасы мөдире вазыйфасын 27 ел элек ышанып тапшыралар. 1995 елдан ул «Аленушка» балалар бакчасын җитәкли, ә 2005 елда шул ук Питрәч авылында «Кыңгыраучык»ка күчерелә.
Ул Казан гуманитар-педагогика училищесын, аннары географ белгечлеге буенча университет тәмамлый. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге өчен яңадан әзерлек курслары уза.

Эшемне яратам. Көндез дә, төнлә дә эш турында гына уйлыйм. Безнең педагоглар командасы 12 кешедән тора, бакчага 188 тәрбияләнүче йөри. Безнең  коллектив яхшы, без проблемаларны бергәләп хәл итәбез, бергәләп уңышларга ирешәбез, - дип билгеләп үтте мөдир.

Мәктәпкәчә учреждение грант конкурсларында җиңеп чыга, ел саен Россиянең иң яхшы 500 балалар бакчасы арасына керә. Быел Елена Николаевна «Россия Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре» күкрәк билгесенә лаек булды.
Ул эшне җитимагый эшчәнлек белән бергә алып бара. 1998 елдан башлап сайлауларда участок сайлау комиссиясе әгъзасы, соңгы 3 елда рәис булып тора. Сентябрь сайлаулары да аның катнашында узачак.

Рәис буларак минем бурычым - барысының да хокук бозуларсыз үтүен һәм сайлаучыга бөтен шартлар тудырылуын күзәтү, - ди Елена Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса