Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр җәйге ялларын ничек үткәрә?

Җәй – ул озын яллар, сәяхәтләр һәм күңелле мизгелләр чоры, бу барлык планнарны һәм хыялларны тормышка ашыра торган вакыт.

Җәйге ял итү чорында күпләр үз отпускларын ял итәр өчен генә түгел, көч җыяр, сәламәтлекне ныгытыр, туганнар белән очрашыр өчен дә кулланып калырга тырышалар.

Җәй искиткеч вакыт, әмма ул бик тиз үтә, шуңа күрә отпуск вакытында алган хис-тойгыларның аз өлешен булса да хәтердә саклап калу бик мөһим. Һәм бу очракта сезнең ялыгызны кая һәм ничек үткәрүегез: чит илләргә яки авылга баруыгыз, елгада балык тотуыгыз яки байдаркада йөзүегез, сәяхәт итүегез яки дуслар белән шашлык пешерүегез мөһим түгел. Иң мөһиме - сезнең отпуск вакытында нинди хис-тойгылар кичерүегез.

 Без питрәчлеләрнең үз отпускларын ничек үткәргәннәрен яки үткәрергә җыенганнарын белергә булдык

Ләйсән Мифтахова, телетапшырулар алып баручы:

- Ел саен мин җәйге ялымны, традицион рәвештә, әти-әниемдә кунакта үткәрәм. Алар Югары Ослан районында яшиләр. Ерак түгел Идел елгасы ага, шуңа күрә, һава торышы яхшы булса, балалар белән пляжга су коенырга барырга планлаштырабыз.

Шулай ук без кышка төрле әзерлекләр ясарбыз, дип уйлыйм, чөнки быел әнинең бакчада уңышлары зур, помидор һәм кыяры бик күп. Чия дә уңды, шуңа күрә тизрәк әти-әнием янына кайтасы килә.

Марина Хәйретдинова, пешекче:

- Бар да кайчан да булса тәмамлана, менә минем отпуск та, кызганычка каршы, бик тиз үтеп китте. Мин, ниһаять, әниемдә һәм каенанамда кунакта булдым. Авыл тормышы бик мәшакатьле , монда эш һәрвакыт күп, ә җәй көне – иң кызу чор. Әти-әнием бик күп терлек асрый, шуңа күрә азык запасы да күп кирәк. Без барыбыз бергә кышка печән әзерләдек, бакчада эшләдек.

Отпусктан миндә шулай да бары тик яхшы хис-тойгылар һәм җылы хатирәләр генә калды, чөнки мин әти-әниемә булыштым, гаиләм янәшәсендә булдым һәм яхшы ял иттем.

Вера Иванова, шәфкать туташы:

- Ел саен мин отпускны гадәти генә итеп үткәрә торган идем. Күпләр кебек үк, мин дә бакчада эшләдем. Һава торышы яхшы булганда, ирем һәм улларым белән Камага бардык, анда ял иттек. Тик быел барысы да башкача булачак, без, ирем һәм кече улым белән ике атнага Кырымга барырга карар иттек. Гомумән, быел минем отпуск декабрь аенда булачак, ләкин мин административ ял алырга карар иттем, чөнки кайчан әле тагын юллама алу һәм гаилә белән бергә ял итү мөмкинлеге булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: отпуск