Питрәчлеләр Заанен һәм Альп токымлы кәҗәләр асрый
Авыл тормышы күңелсез дә, бер төрле дә түгел. Моның шулай икәнен Питрәчтән Идиятуллиннар гаиләсе дә раслый.
Йомырка, шифалы кәҗә сөте, каймак һәм эремчек. Болар барысы да Идиятуллиннарның йорт хуҗалыгында җитештерелә. Ул зур түгел, әмма ир белән хатынның сүзләренә караганда, бик продуктив.
Моннан егерме ел элек Рамил һәм Ильмира кәҗәләр үрчетү белән шөгыльләнә башлаган. Ул чакта гадәти булмаган токымнар турында уйламаганнар да, гади кәҗәләр асраганнар. Әмма алардан сөт аз булуын аңлагач, күп сөт бирә торган кәҗәләр асрау белән шөгыльләнергә булганнар. Ике ел элек аларның хуҗалыгында Альп токымлы кәҗә Лерка барлыкка килә. Аннары аңа Заанен токымлы Мальвина кушыла. Хәзер алар җәен бер кәҗәдән бишәр литр сөт савалар. Әлбәттә, кышын азрак. Аеруча да Леркадан: ул шушы араларда бәтиләячәк.
Хуҗабикә сөйләвенчә, ике кәҗәнең дә холыклары төрле: беренчесе буйсынучан, тыңлаучан булса, Мальвина - кире, үҗәтрәк икән.
Ул инде бәтиләде һәм үзенекеләр белән генә түгел, калган кәҗәләр белән дә үзен кырыс тота, – диде елмаеп Ильмира.
Әлеге хуҗалыкта бу җирлек өчен гадәти булмаган Нубий токымлы ата кәҗә дә бар. Ул шактый зур гәүдәле булса да бик нәзәкатьле, затлы. Ә Катум токымлы тәкәләре әлегә ишегалдында юк иде. Аны күрше районга, көтү яңарту өчен биреп торганнар.
Маллар белән эш-мәшәкатьләр җитәрлек, шуңа күрә дә бөтен гаиләләре белән эшлиләр.
Без барыбыз да бер-беребезне алыштыра алабыз, - дип сөйли Рамил, - барыбыз да аларны ашата да, сава да беләбез, шул исәптән улларыбыз да. Дөрес, хәзерге вакытта безгә бар эштә кече улыбыз булыша, чөнки олысы армиядә хезмәт итә. Җәен печән чабабыз, кышка азык әзерлибез. Моның өчен үз бакчабызда бәрәңге, люцерка үстерәбез. Җәй буена үләнне 2-3 кат чабып алабыз. Шулай ук азыкны сатып та алабыз, мәсәлән печән, ашлык.
Безнең йорт елга буенда урнашкан, табигать матур, җәен бөтен җирдә тузганаклар, бака яфраклары үсә, - дип сүзен дәвам итте хатыны. – Әле тагын кәҗәләргә тал яфраклары ашатабыз. Аны ашасалар сөтләре баллы, бик тәмле була.
Ә Рамил, танылган юмористларның сүзеннән чыгып, “Кәҗә сөт кенә бирә дип уйламагыз”, - дип тә өстәп куйды. Алар үз продукцияләреннән бик тәмле сыр җитештерәләр, эремчек һәм каймак ясыйлар. Бу гаиләдә азык-төлек мәсьәләсе шулай хәл ителә. Алар хуҗалыгында җитештеррелгән продукцияне дуслары һәм танышлары бик ярата.
Конкрет сату белән без әле шөгыльләнә башламадык, - ди Рамил. - Сөт күбрәк булсын өчен, баш санын арттырырга кирәк. Киләчәктә шулай эшләргә ниятләп торабыз. Безнең хуҗалыкта ел әйләнәсе йомырка сала торган тавыклар аз түгел…
Сүз уңаеннан, әбиләрнең кәҗә ашап киткән җирдә башка хайваннарга үлән калмый, дип шаяртып әйтүләре искә төште. Дөрестән дә, көтүлекләрдә кәҗәләр бөтен шифалы үләннәр, шул исәптән, кычыткан, әрекмән һәм башка үсемлекләр белән туклана. Сыер 50, кәҗә 500 төрле үлән ашый, ди белгечләр. Шуңа да кәҗә сөте шундый тәмледер, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа