Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр үзләрен “Татар сүзе” бәйгесендә сынап карый ала

«Tатар сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели

(Питрәч, 14 октябрь, «Питрәч-информ»). «Taтар сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. Ул сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.

«Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — костюм да исәпкә алыначак. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Айдар Фәйзрахманов.
Бәйге номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл. Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 30 000 (утыз мең) сум, II урын — 25 000 (егерме биш мең) сум, III урын — 20 000 (егерме мең) сум. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 45 000 (кырык биш мең) сум, II урын — 35 000 (утыз биш мең) сум, III урын — 25 000 (егерме биш мең) сум. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын — 50 000 (илле мең) сум, II урын — 40 000 (кырык мең) сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса