Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә бәйрәм ялларында район оешмаларының эш графигын тәкъдим итәбез

Нигездә, 7 һәм 8 мартта учреждениеләре ябык булачак, әмма барысы да түгел.

Питрәчтә почта бүлеге дүшәмбе көнне 8дән 17 сәгатькә кадәр ачык, сишәмбе көнне ябык булачак.

"Ак барс банк" һәм "Сбербанк" бу көннәрдә эшләмәячәк. Терминаллар һәм банкоматлар, гадәттәгечә, ачык булачак.

Район үзәгендәге дәүләт даруханәсе дүшәмбе дә, сишәмбе дә 9дан 17 сәгатькә кадәр эшли. Кощак һәм Шәле авылларында дүшәмбе көнне даруханә 12.00 сәгатькә кадәр ачык булачак, ә сишәмбе көнне ул ял итә.

Район үзәк хастаханәсендә 7 мартта 13 сәгатькә кадәр терапевт, инфекционист һәм педиатр гына дежур булачак. Бу көнне 13 сәгатьтән соң һәм 8 мартта пациентларны тәүлек буе кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса