Питрәчлеләргә мошенниклар алдавының биш схемасы турында сөйлибез
Үзеңне алдаларга теләүләрен ничек белергә?
Телефон мошенниклары бер үк сценарий буенча эшли. Аларны ачыкларга мөмкинлек бирүче 5 очракны карап узыйк. Алар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының безнең район буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Гомәров сөйләде.
- Сезгә таныш булмаган номердан туганыгыз яки танышыгыз дип шалтыраталар. Ул кеше юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, корал яки наркотиклар саклаган, авыр тән җәрәхәтләре ясаган яки кеше үтергән өчен полиция тарафыннан тоткарлануы турында хәбәр итә. Аннан соң сөйләшүгә ялган полиция хезмәткәре кушыла һәм акчага ярдәм итәргә тәкъдим итә.
Бу очракта сөйләшүне өзегез һәм сүз барган кешегә шалтыратыгыз. Әгәр телефон сүндерелгән булса, аның хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары белән элемтәгә керегез.
Үзен туганыгыз дигән кеше белән сөйләшкәндә, сез икегез генә белгән нәрсәләр турында сораштырыгыз. Әгәр сүз үзен полиция хезмәткәре дигән кеше белән бара икән, аннан полициянең кайсы бүлегеннән булуы турында сорагыз. Аннан соң «02»гә шалтыратып, полиция бүлегенең кизү частеның номерын белешегез һәм тоткарланган кеше, чыннан да, анда китерелгәнме, юкмы, дип кызыксыныгыз. Шуны исегездә тотыгыз, ришвәт таләп итү һәм бирү җинаять булып санала. - Абонент телефонга смс-хәбәр ала: «Әни, мин проблемага юлыктым, бу номерга 900 сум акча сал әле. Миңа шалтыратма, үзем шалтыратам». Еш кына бу хәйләгә өлкән яшьтәге яки артык яшь телефон хуҗалары эләгә. Таныш булмаган номерлардан мошенниклар смс җибәрергә мөмкин, аларга шуны ныклап аңлатырга кирәк.
- Кәрәзле телефонның күрсәтелгән номерына шалтыратуны сорап смс килә. Анда теләсә нинди сәбәп күрсәтелергә мөмкин – дустыңа ярдәм, элемтә тарифларын үзгәртү, элемтә яки банк картасы белән бәйле проблемалар. Сез смс-хәбәрдә күрсәтелгән номерга шалтыратуга, счеттан зур гына суммада акчагыз салдырып алына. Шуңа күрә таныш булмаган һәм шикле номерларга шалтыратмаска тырышыгыз!
- Телефонга «Сезгә ммс-хәбәр килде. Алу өчен сылтама буенча узыгыз...» дигән хәбәр килә. Күрсәтелгән адрес буенча күчкәндә телефонга вирус үтеп керә һәм акча салдырып алына.
- Һич көтмәгәндә, сезгә автомобиль оту турында смс-хәбәр килә. Барлык детальләрне ачыклау өчен билгеле бер сайтка керергә яки күрсәтелгән телефон номерларының берәрсенә шалтыратырга кушалар. Сөйләшү вакытында дәүләт пошлинасы түләргә һәм документлар рәсмиләштерергә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Моның өчен кесә телефоны счетына 30 мең сум акча күчерүне, ә аннары цифрлар һәм символлар комбинациясен җыюны сорыйлар. Бу код ярдәмендә җинаятьчеләр күчерелгән акчаларга керә ала. Сез аны җыюга, счетта акчалар юкка чыга.
Әгәр сез лотерея үткәрү турында «лотерея откан» вакытта гына белсәгез, анда катнашу өчен гариза тутырмаган булсагыз, бу сезнең белән мошенниклар элемтәгә кергәнне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа