Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә мошенникларны ничек танырга?

Быел безнең районда телефон һәм  интернет аркылы урлау һәм мошенниклык  буенча 96 җинаять  эше теркәлгән. Алардан күргән  гомуми зыян  10 миллион сум тәшкил иткән. Берәүләр дистәләгән мең сум, икенчеләре йөз мең сумнарын югалта.

Мошенниклар билгесез номерлардан шалтырата. Еш кына алар  (499), (495) цифрларыннан башлана, шуңа күрә  башта ук  сак эш итәргә кирәк.
Мошенникның максаты бер - ул  кешене  алдап кына үзенең счетына акча күчерергә мәҗбүр итә яки кешенең шәхси мәгълүматларын ала һәм  чит кеше акчаларын үзләштерә.  Моның өчен төрле сценарийлар уйлап чыгара һәм аларга ышанырга мәҗбүр итә. Әмма иң киң таралганнары бар.

 

ТУГАННАРЫНА ЯРДӘМ СОРЫЙЛАР

Шалтыратучы үзен, туганнарыгызның якын туганы, дип  таныштыра. Ул туганыгызның полиция тарафыннан тоткарлануы турында  хәбәр итә. Моның сәбәбе - юл-транспорт һәлакәтләре кылу, корал яки наркотик чаралар саклау, кемгәдер тән җәрәхәтләре ясау яки кеше үтерү. Аннары трубканы полиция хезмәткәренә тапшырган булып,  проблеманы хәл итү өчен күпмедер күләмдә акча сорый. Акчаны  билгеләнгән вакытка конкрет урынга китереп бирүләрен сорый.
Бу очракта сөйләшүне өзәргә һәм мошенник әйткән кешеләр белән элемтәгә керергә кирәк. Аның белән барысы да тәртиптә булса, моның мошенник булуына шик калмый. Һәм  шуны исегездә тотыгыз: ришвәт бирү турындагы үтенеч - ул законсыз гамәл. Полиция хезмәткәрләре, башка кешеләр  дә моны эшләргә хокуклы түгел. 


КРЕДИТ АЛЫРГА ҮГЕТЛИЛӘР

«Алло, сезне банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре борчый», - дип ышандыра кешене мошенник. Ышандырырлык булсын өчен кешегә фамилия, исеме һәм атасының исеме буенча мөрәҗәгать итә. Аннары зыян күрүченең банк картасыннан акча күчерергә һәм кредит рәсмиләштерергә маташулары турында сөйли. Тик моны туктатып калырга мөмкин, дип билгеләп үтә һәм зыян күрүчене, янәсе, Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре белән тоташтыра.  Тегесе моны булдырмый калырга мөмкин дип аңлата. Моның өчен кичекмәстән якындагы банкка барырга, кредит алырга һәм бу акчаларны күрсәтелгән счетка күчерергә куша. Нәтиҗәдә, ул акчалар  җинаятьченең кесәсенә эләгә.
Шуны исегездә тотыгыз! Банк хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша  сезнең карта номерын, аның пин-кодын һәм башка шәхси мәгълүматларны сорамый. Әгәр банк шикле гамәлләр  кылынуын   ачыкласа, сезнең картаны автомат рәвештә блокировкалый. Сезне акча алу һәм  сәбәпләрен аңлату өчен  паспорт  белән банкка чакыралар.


ТОВАР САТУ ТУРЫНДА ЯЛГАН БЕЛДЕРҮ ТАПШЫРАЛАР 

Мошенниклар бушлай игъланнар сайтларында да "эшли". Алар фото һәм тулы тасвирлама белән товар куялар. Аннары сатып алучылардан әлеге товарны алганчы акча күчерүләрен сорыйлар. Нәкъ менә аларга акча кергәннән соң, элемтәгә керүдән туктыйлар. Күрсәтелгән товарны адресатка беркем дә җибәрми. Мондый очракта киңәш шул: товарны кулыгызга алганнан соң гына акча түләргә кирәк. Ссылкалар буенча түләүгә күчмәгез, бу ялган сайтлар булырга мөмкин.


Халыкка мөрәҗәгать 

Мошенниклыкның бик күп төрләре бар, һәм аларны көн саен камилләштереп торалар. Кагыйдә буларак, барлык корбаннар да безгә вакытында мөрәҗәгать итә. Шул ук көнне җинаять эше кузгатабыз, тикшерүләр үткәрәбез. Әмма алар авыр ачыла. Статистика буенча уннан йә икесе, йә берсе. Җинаятьчеләр читтә, башка шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә торып эш йөртә. Без сезгә көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә,  җинаятьне ачарга тырышабыз. Әмма, беренче чиратта, сез үзегез уяу булырга тиеш. Игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз. Мошенниклар кармагына эләкмәгез, -  дип искәртә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Зөфәр Гарәфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса