Питрәчлеләргә профсоюз бүләкләре тапшырдылар
Питрәчтә профсоюз активының еллык конференциясе булды.
Районда профсоюз исәбендә - 36 юридик оешманы берләштерүче 13 башлангыч профсоюз оешмасы бар, аларда 352 профсоюз әгъзасы исәпләнә. Соңгы 5 елда башлангыч оешмалар саны 2 тапкыр, ә профсоюз әгъзаларының гомуми саны 68 процентка арткан.
Узган ел социаль партнерлыкка аерым игътибар бирелде, территориаль-тармак килешүе һәм күмәк шартнамәләр төзелде.
Авыл җирлекләре башлыкларына, социаль хезмәт, яшьләр сәясәте һәм спорт хезмәткәрләренә аларның көндәлек фидакарь хезмәтләре һәм волонтерлык эшчәнлегендә, шул исәптән коронавирус белән авыручыларга бушлай дарулар таратуда катнашулары өчен аерым рәхмәт белдерелде.
Конференция ахырында юбилярларны һәм профсоюзның аеруча тырыш әгъзаларын, шулай ук профсоюзның социаль партнерларын Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.
Профсоюз әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган өчен Профсоюз республика комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Татьяна Володина - профком әгъзасы, башкарма комитетның оештыру эшләре бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Юлия Фирсова - башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, комплекслы спорт мәктәбе директоры урынбасары;
Лилия Зарипова - башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, Яшьләр үзәге директоры урынбасары;
Ольга Гринина - башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының баш хисапчысы;
РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты социаль партнерлыкны үстерүдә һәм профсоюзның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде:
Резеда Хәлиловага - профсоюз әгъзасы, «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют директоры;
Эльвира Хәйруллинага - профсоюз әгъзасы, «Кайгырту» социаль үзәге директоры;
Людмила Серебряковага - башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, капиталь төзелеш үзәге бухгалтеры.
Коллектив видеокотлаулар республика конкурсында «Яңа ел белән иң театральләшкән котлау» номинациясендә 1 урын алган өчен Яшьләр үзәге хезмәткәрләре РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре бөтенроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы дипломы белән бүләкләнде.
Дипломнар һәм Рәхмәт хатларын РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова һәм район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа