Питрәчлеләргә вакансияләр ярминкәсендә эш урыннары тәкъдим иттеләр
Узган җомгада, 17 сентябрьдә, Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ел саен үткәрелә торган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Дүрт предприятие - «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, «Тәмле» ҖЧҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ эш урыннары тәкъдим итте.
Гомумән алганда, эшсез гражданнар өчен, шул исәптән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм пенсия алды яшендәге гражданнарга сайлап алу өчен 210 вакантлы эш тәкъдим ителде, алар төрле квалификация дәрәҗәсендә иде.
Мәсәлән, әңгәмәгә килгән Людмила Степанова декрет ялында булган. Хәзер баласын балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыгарга ниятли. Моңа кадәр Казанда эшләгән, әмма хәзер юлга вакыт әрәм итмәс өчен, өенә якынрак эш табарга тели. Ул билгеләп үткәнчә, аның координатларын язып алганнар һәм туры килә торган эш килеп чыгуга, аңа хәбәр итәчәкбез, дигәннәр.
Без аралашкан тагын бер хатын-кыз тәкъдим ителгән вакансияләр белән кызыксынды.
Тәкъдим ителгән вариант миңа бары тик вахта автобусы оештырган очракта гына туры киләчәк, - диде Екатерина Х. Эшкә мөстәкыйль бару һәм кайту кыенрак та, чыгымлырак та.
Гомумән алганда, бер көн эчендә вакансияләр ярминкәсендә 42 кеше булды, шул исәптән пенсия алды яшендәге өч граждан. Аларның 37се тәкъдим ителгән вакансияләр белән кызыксынды һәм эш бирүчеләргә эшкә урнашу өчен үз координатларын калдырды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Максим Галиуллин билгеләп үткәнчә, килгән һәр кеше тулы мәгълүмат һәм консультация алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа