Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез

Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы билгеләнде.

Ул - эчке хезмәт капитаны Габдрахманов Рәмис Айдар улы. Яңа җитәкчене район кураторы, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Алексей Пашин тәкъдим итте.
Рәмис Айдар улы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Урал дәүләт янгынга каршы хезмәте институтын  янгын куркынычсызлыгы инженеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Беренче класслы белгеч. Свердловск өлкәсе территориясендә табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең инженер-инспекторлык составы һәм профилактик эш буенча төрле вазифаларны башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса