Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез
Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфасына Хафизов Илнар Рамил улы билгеләнде. ⠀
Илнар Рамил улы Теләче районының Шәтке авылында туган, Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Апас һәм Саба районнарында төрле авыл хуҗалыклары предприятиеләрендә агроном, берникадәр вакыт Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге белгече булып эшләгән. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппаратының азык җитештерү секторы мөдире вазыйфасын башкарган.
Сезгә эшегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа