Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез
Таныш булыгыз: Азат Яруллин - Питрәч районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең яңа җитәкчесе.
Азат Самат улы «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен тәмамлаган. 2018 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Өстәмә белем бирү үзәгендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының физкультура һәм спорт чараларының судьялар бригадасы һәм баш судьялар коллегиясе әзерләү буенча квалификация күтәрү узган. 2019 елда Татарстан Республикасы спорт оборонасы Федерациясендә - «Укыту-тренировка процессын оештыру» курсы узган.
Билбау көрәше буенча спорт мастеры.
2016 елдан ТР Биектау муниципаль районының Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшләгән. 2016 елның октябреннән ТР Биектау муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ тренеры булып эшләгән.
Өйләнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia