Питрәчлеләргә язгы ташудан куркырга кирәкме?
Быел кышын кар гадәттәгедән күбрәк яуды, хәзерге вакытта ул бик тиз эри. Шуның аркасында язгы ташу куркынычы көннән-көн көчәя генә бара.
Кар катламы 20 проценттан артыграк тәшкил итте.
Районда 4 торак пункт су басу куркынычы астында. Бу – Күн авыл җирлегендә Әлбәден авылы, Янсуар авыл җирлегендә Раевка авылы, Питрәч һәм Кибәч авылларының берничә урамы. Су үтәргә мөмкин булган участокларда 180гә якын йорт урнашкан. 800дән артык кеше яши.
Бөтен җирдә дә язгы ташуга актив әзерлек бара. Юл астындагы барлык суүткәргеч торбаларны, яңгыр канализацияләрен чистарталар. Гидротехник корылмалар саклана. Кирәк булганда, боз кисәләр. Шуның белән бергә җирлек башлыклары урамнарның торышын һәм елгадагы су дәрәҗәсен даими күзәтеп торалар.
Бу атна уртасыннан синоптиклар юеш кар һәм яңгыр вәгъдә итә. Гомумән алганда, мондый һава торышы язгы ташуга тискәре йогынты ясый. Әмма явым-төшем озак булмаячак.
Хәзер төнлә термометр баганалары -7 градуска кадәр төшә, ә көндез +8 градуска кадәр күтәрелә. Бу тирбәлеш карның тиз эрүенә китермәячәк.
Елдан-ел максималь куркыныч апрель аеның икенче ункөнлегендә килеп туа. Безнең районның барлык көчләре һәм чаралары тулы әзерлектә. Бүгенге көндә язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янамас дип фаразланмый, - дип ассызыклады гражданнар саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.
Районда соңгы зур су басу 1979 елда була, ул чакта Мишә елгасында боз тыгыла. Хәзер Питрәчтә су басу куркынычы булган бер участок бар. Ул Живописная, Набережная урамнары янында урнашкан. Бу урынны көн саен контрольдә тоталар, кирәк булган очракта, бозны шартлату эшләре башкарылачак.
Үзләрен сезонлы күңелсезлекләрдән саклап калу өчен, халыкка йорт яны территорияләрендә канаулар казырга киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа