Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне башка илләргә сәяхәткә, кеше күп урыннарга барудан баш тартырга чакырабыз

Татарстанда коронавирус янавы аркасында махсус режим кертелде

  (Питрәч, 13 март, Люция Сираҗиева “Питрәч-информ"). Республика башлыгы йөкләмәсе буенча Татарстанда апрель уртасына кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
    Халыкара спорт һәм мәдәни чаралар күчерелде, спорт матчлары җанатарлардан башка узачак. Гастроль концертларын оештыручылар кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәләр, үткәрергә рөхсәт итәләр. Алар тамашачылар сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык тотачаклар.
    Шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкалары да кичектерелде.
    Хөрмәтле питрәчлеләр, әгәр сез күптән түгел генә инфекция очраклары булган илләрдән әйләнеп кайтсагыз, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә барган урыныгыз, тору һәм кайту даталары турында мәгълүмат җиткерегез. Республикада бу мәсьәләләр буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линия эшли: +7(843) 296-02-24. Әгәр сездә симптомнар барлыкка килә икән, табибка мөрәҗәгать итегез.
    Барыгызны да чит илгә сәяхәткә барудан баш тартырга чакырабыз. Язгы каникуллар вакытында укучыларга башка илләргә йөрүдән тыелырга һәм кеше күпләп җыела торган урыннарга бармый торырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса