Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне истәлекле билгеләр һәм ТАССРның 100 еллыгы сертификатлары белән бүләкләделәр

Тапшыру тантанасы Питрәч районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан тантаналы шартларда узды.

Питрәч районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен районның мактаулы гражданы Шәйхулла Насыйбуллинга, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Анатолий Солодковка, мәдәният өлкәсе ветераны Анна Пигасовага, Татарстан Республикасының атказанган табибы, районның иҗтимагый советы рәисе Наталья Ксенофонтовага, педагогик хезмәтнең мактаулы ветераны Иван Долговка истәлекле билге тапшырдылар. “ТАССРга 100 ел” мәгълүмат билгесен үз продукцияләрендә кулланган өчен Владимир Примак (ИП “Примак”), Виталий Тонов (“Питрәч районы кулланучылар җәмгыяте” кулланучылар кооперативы), Рәфкать Исламов (“Продторг сәүдә компаниясе” ҖЧҖ), Киракос Гилоян (ИП “Гилоян”) сертификатлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ТАССР 100 еллыгы