Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне тантаналы парад, кыр кухнясы һәм якты салют көтә

1945 елның 9 мае бездән тагын да ерагая, шулай да, без Җиңүне якынайткан ата-бабаларыбызны хәтерлибез һәм ел саен геройларны искә алабыз, аларга дан җырлыйбыз.

Җиңү Көнендә Питрәчтә "Үлемсез полк" Бөтенроссия хәтер акциясе үтәчәк. Безнең районда яшәүчеләр районның үзәк урамы буенча әтиләре, бабалары һәм карт бабалары фотосурәтләрен тотып барачак. Әлеге акциядә катнашырга теләүче һәркем 9 майда 8.30 сәгатьтә Сбербанк бинасы каршында җыелачак.

Сәгать 9да үзәк мәйданда тантаналы парад башланачак, сәгать 10да Җиңү паркында  митинг ачылачак, сәгать 11дә балалар шәһәрчегендә концерт программасы башланачак һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Кичен Җиңү көнен билгеләп үтү концерт белән дәвам итәчәк, ул 19 сәгатьтә башланачак. Ә сәгать 21.00дә Питрәч күген якты бәйрәм салюты бизиячәк.

Тантаналы митинглар 9 майда Белкинода, Ленино-Кокушкинода, Пановкада, Кощакта һәм Шәледә 9 майда, ә  калган  авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары 8 майда үтәчәк.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса