Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчленең тавыклары төсле йомырка сала

Марина Демидович хуҗалыгында токымлы йорт кошлары асрыйлар. Без тавыкларны ничек тәрбияләве һәм чит ил тавыклары йомыркасының нәрсә белән аерылып торуы турында белдек.

Питрәч авылыннан ирле-хатынлы Евгений һәм Марина Демидовичларның ишегалдында тулы бер тавык фермасы бар. Анда  100 баштан артык   кош исәпләнә.

- Мин 6 сыйныфта ук йорт кошлары асрау белән мавыга башладым, - дип искә ала Евгений Владимирович. - Ул чакта ук сызымнар буенча инкубатор ясадым, аннары кошларны шунда күчерә идем. Шул вакыттан бирле кошлар асрау белән шөгыльләнәм. Моннан тыш, өстәлдә сыйфатлы ит булсын өчен үгезләр, дуңгызлар асрадык, - ди гаилә башлыгы.

Әле күптән түгел генә хатыны токымлы кошлар белән җитди кызыксына башлаган.

- Моңа кадәр бездә төрле токымдагы кошлар: казлар, индоуткалар, бытбылдык бар иде, - дип сөйли Марина Анатольевна. - Бер ел элек социаль челтәрләрдә кытай тавыкларын күрдем һәм токымлы кошлар  асрарга  булдым. Чиләбедән ун төрле токымдагы кошлар алып кайттык, - дип билгеләп үтте ул.

Кыска вакыт эчендә Евгений Владимирович уллары белән бергә берничә тавык оясы, аерым читлекләр ясаган.

Хәзер хуҗалыкта 10нан артык токым бар. Кытай, француз, төрек токымнары бар. Тиздән Беларусь Республикасыннан әтәчләр сатып алачаклар.  Һәрберсенең үз төсе бар, гәүдәләре төрле. Әмма барысы да бик матур, ә иң гаҗәбе, алар  төсле йомырка сала - зәңгәр, яшел, ал, шоколад, зәйтүн төсендә.

- Барлык тавыклар да  йомырка сала. Көн саен 60-70әр йомырка җыям. Алар диетик, гадәттә балалар өчен сатып алалар, - дип билгеләп үтте хуҗабикә. - Инкубатор бар, анда чебешләр чыгарабыз. Йомырка анда 3 атна тора. Чебиләр чыккач, аларны икенче көнне үк Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча сатабыз. Күптән түгел курьер аша көньякка, Краснодар краена җибәрдек. Пензада, Рязаньда, Чеховта, Воронежда, Читада даими клиентлар бар. Шушы көннәрдә безнең товарны Сахалинга да илтәчәкләр. Ягъни, Питрәчтә туган тавыклар утрауның икенче ягында яшәячәк, - дип уртаклашты Марина Демидович.

Ул үз кошлары белән күп вакыт үткәрә. Көн саен асларын җыештыра, алмаштыра. Аеруча чебиләрне кайгырта ул. Тавыкларга көнгә ике тапкыр катнаш азык, ашлык бирәләр. Һәр токымның үз рационы бар. Бар эштә аңа ире булыша.

Кышын кошлар җылы, яктыртылган биналарда яши. Җәйге вакытта махсус читлекләрдә йөриләр. Алар сәламәт булсын өчен вакытында вакцинация ясыйлар.

- Вакытлар узу белән мини-фермабызны киңәйтергә һәм башка токымлы кошлар да сатып алырга уйлыйбыз, - дип уртаклашты киләчәккә планнары белән Марина Демидович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса