Питрәчнең “Агролак-К” хуҗалыгында урып-җыюны төгәлләделәр
Анда бөртекле культуралар 1700 гектарда чәчелгән иде.
Атна уртасына колайлылар төп урак эшен төгәлләделәр инде. Бары тик соңгы гектарларда рапс калган, ул барлыгы 200 гектар мәйдан тәшкил итә.
Аграрийлар бер ай эчендә икмәкне җыеп алырга да өлгерделәр. Басуларда 4 комбайн эшләде. Аларның штурвалы артында - Евгений Федотов, Георгий Калашников, Мөдәррис Кәримов һәм Тимофей Романов. КамАЗда ашлыкны Артем Вәлиев ташый. Комбайнчылар саламны шунда ук җыйганнар һәм тюклаганнар. Азык ишегалдына барлыгы 2500 тюк кайтарылган.
Хәзер туңга сөрү бара. Механизаторлар Владимир Жуков, Хәетбай Досчанов, Виктор Федотов, Валерий Фролунин һәм Тимофей Романов эшли. Тимофей - универсал, комбайнда эшләргә дә, туфрак сөрергә дә өлгерә.
Авылның башка хезмәтчәне Ойбек Досчанов МТЗ-1221 тракторында уҗым культуралары чәчү белән мәшгуль.
Урып-җыюны төгәллибез. Әмма басуларда эшләр күп әле. Силос өчен кукуруз җыясы бар, ындыр табагында да эш җитәрлек, - ди хуҗалыкның баш агрономы Геннадий Орлов.
Быел хуҗалыкта уңыш узган елгыга караганда ике тапкырга кимрәк.
Эсселек һәм корылык уңышка тәэсир итми калмады. Узган сезонда мин 23 мең тонна ашлык суктырдым, ә быел - 10 мең тонна. Соңгы тапкыр мондый уңышсыз ел 2010 елда булды, әмма ул чакта уңыш тагын да начаррак иде, - дип искә ала 35 ел стажлы комбайнчы Георгий Калашников.
Басуларда игеннәр төрлечә өлгерде. Бер урында уңыш чыгышы сөендерсә, икенчесендә – борчылырга мәҗбүр итте. Аграрийлар бөртеклеләрне тулысынча җыеп алдылар.
Ел төрлечә килә, моңа кабат инандык. Узган ел 16 мең тонна ашлык суктырган идем, ә быел нәкъ 2 тапкыр кимрәк булды, - дип сүзгә кушылды Евгений Федотов. Ул урып-җыюда унбишенче тапкыр катнаша.
Бу уңайдан машина йөртүче Артем Вәлиев та үз фикерен белдерде.
Узган ел кыр-ындыр табагы маршруты буенча ашлык ташуга 3-4 машина җәлеп ителде. Бу юлы эшне берүзем генә башкарам. Комбайннарның эштән туктап торганы юк, өстәвенә, хәзер якын басулар гына калды, - дип йомгаклады ул сүзен.
Район буенча чәчүлек мәйданнар 33543 гектар тәшкил итә, шуның 31502 гектарында уңыш җыеп алынган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 16,2 центнер тәшкил итә. “Шәле-Агро” (26,5), “Ак барс-Питрәч” (18,7), “Гаврилов исемендәге агрофирма” (18,3) хуҗалыклары лидерлар рәтендә. Барлык КФХлар да эшне төгәлләделәр, зур оешмалар финишка якынлаша. Көзге культуралар 9935 гектар мәйданны били, 2968 гектарда чәчелгән. 43045 гектарда туфракны эшкәртү көтелә, 12738 гектарда инде эшкәртелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа