Питрәчнең «Акчарлак» лагере ял итүчеләрне кабул итәргә әзерләнә
Җәйге каникулга күп калмады, бу укучыларның көтеп алган, иң яраткан вакыты. Алар өчен июнь аенда «Акчарлак» сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачачак.
Хәзер анда әзерлек эшләре бара. Шулай ук күптән көтелгән асфальт юл төзелә.
Җирнең өске катламын алдырабыз, алга таба дамбаны күтәрү, торбаланы ныгыту эшләре башкарылачак. Элек юл кыр буйлап уза иде, ә хәзер ул турыдан-туры булачак, - дип сөйләде прораб Руслан Нурмиев.
Яңа асфальт юлны ай ярым эчендә салып бетерергә планлаштыралар.
Шул ук вакытта «Акчарлак» беренче ял итүчеләрне кабул итәргәгә әзерләнә, анда көн саен кызу эш бара. Районның хезмәт коллективлары йокы бүлмәләре корпусларында, башка биналарда тәртип урнаштыралар, территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.
Без беренчеләрдән булып киләбез, башта яфракларны җыештырабыз, тырмалыйбыз, чүп-чарны чыгарып түгәбез, ә аннары үзебезгә беркетелгән корпусларда генераль җыештыру үткәрәбез, - дип билгеләп үтә Яшьләр үзәге хезмәткәре Антонина Афанасьева.
Безгә мәгариф, социаль яклау, яшьләр, спорт бүлеге хезмәткәрләре, идарәче компания булыша, - дип сөйләде лагерь директоры Гөлнара Вавилова. - Корпусларны җыештырганда матраслар урамда киптерелә, аннан соң бөтен йомшак инвентарь камерада эшкәртү үтәчәк, - дип өстәде ул.
Узган ел пандемия аркасында лагерьда 95 укучы гына ял иткән, ике смена эшләгән. Ә быел ял итүчеләрне чиратлап өч смена кабул итәчәкләр. Беренче смена 17 июньдә башлана.
Хәзер бик кызыклы программа әзерләнә, анда һәр бала үзенең шәхси, иҗади һәм, әлбәттә инде, спорт буенча сәләтләрен күрсәтә алачак. Һәр сменада без йөзәр баланы кабул итә алабыз, - дип хәбәр итте Яшьләр бүлеге җитәкчесе Марина Кузнецова.
Лагерь ковид-19 профилактикасы таләпләрен үтәп әзерләнә. Барлык корылмаларга дератизация белән эшкәртү үткәрелде. Ял итүчеләргә килер алдыннан лагерь территориясен талпанга каршы эшкәртү үткәреләчәк.
Балаларның җәйге ялына кагылышлы барлык сораулар буенча Яшьләр эшләре бүлегенә Совет урамы, 18 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа