Питрәчнең "Батыр" кинотеатры күчмә кино күрсәтүен дәвам итә
Сезнең игътибарыгызга анонс тәкъдим итәбез.
Бүген, кичке сәгать сигездә, Янсуар авылы мәдәният йорты территориясендә ачык һавада кино күрсәтү була. Авыл халкына "Сөмбел" фильмы күрсәтеләчәк.
Шулай ук бу атнада Надеждино һәм Шәле авылларында яшәүчеләр саф һавада фильмнар карый алачак.
19 августта 20:00 сәгатьтә Надеждино авылы халкы мәдәният йорты территориясендә "Сак булыгыз! Балалар!" балалар комедиясен күрәчәк.
Ә Шәле авылы халкын 20 август көнне 20:00 сәгатьтә "Сөмбел" фильмын карарга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа