Питрәчнең боз сараенда ремонт булачак
Бу хакта муниципалитет администрациясендә сөйләделәр.
Питрәч авылының боз сараенда ремонт эшләре башланды. Ике атна элек нигезне тикшерү өчен боз эретелде.
Ремонт эшләре Питрәч районы акчасына алып барыла. Ремонтка әзерлек белән район башлыгы Илһам Кашапов танышты. Ул өстәмә эшләр үткәрү буенча йөкләмәләр бирде.
Боз сарае 2012 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта биредә хоккей буенча спорт мәктәбенең бүлекләре эшли.
Тренировкалар тукталмады. Балалар республиканың башка боз ареналарында — Балык Бистәсе, Теләче районнарында шөгыльләнә», - дип хәбәр итте администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
"Питрәч-Арена"да яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге, ТР Хоккей федерациясе призларына турнирлар, яшүсмерләр арасында хоккей буенча Идел буе төбәкара үзәге беренчелегенең зона ярышлары, Казан беренчелеге, Россия командалары катнашында ачык турнирлар, район һәм республика дәрәҗәсендәге төрле ярышлар уздырыла. Шулай ук ир-атлар командалары арасында Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы уеннары, ир-атлар һәвәскәр командалары, ветераннар командалары арасында хоккей турниры, ял көннәрендә массакүләм шуу оештырыла.
Боз сараеның гомуми мәйданы 3768,2 кв.метр, ясалма бозлы иң боз аренасы 2195,8 кв. метр тәшкил итә.
Ремонтны яңа хоккей сезонына — 2022 елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia