Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре турында сөйлибез
Бүген алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Ашарга да пешерә, игътибар белән тыңлый да
"Тук-тук, исәнмесез! Мин килдем...” социаль хезмәткәр Әлфинур Гыйззәтуллина үз кул астындагылар белән әнә шулай кычкырып, әмма ачык йөз белән исәнләшә. Хуҗалар курыкмасын һәм шунда ук таныш тавышны ишетеп алсын өчен. Чөнки ишекне ул үз ачкычы белән ача.
28 ел элек, Әлфинур Габделхак кызы социаль хезмәткәр булып эшкә урнашкач, һөнәрнең үзенчәлеген әле бөтенләй аңламаган. Ул вакытта аңа кечкенә балаларына вакыт калсын өчен туры килә торган эш графигы гына мөһим булган.
Беренче вакытта бик авыр булды. Һәркемнең үз характеры, үз тормыш шартлары, аларга яраклашырга кирәк. Түзмәдем, гел еладым: кызганып та да, авырлыктан да, - дип искә ала социаль хезмәткәр.
Әмма җаваплылык алгач, кире кагарга намус ирек бирми. Шулай итеп, ничә еллар буе ул үз хезмәтен алып бара һәм тормышның ничек үтүен сизми дә кала. Хезмәт җиңеләя, ә карамактагылар якын кешеләргә әвереләләр.
Хәзер ул 7 кешегә хезмәт күрсәтә, аларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр. Иң яшенә - 81, иң өлкәненә – 100 яшь. Социаль хезмәткәр алар янына көн саен бара. Башта хәл-әхвәлләрен белешә, аннан кан басымын үлчи. Күңел бушатып сөйләшкәч, эшкә алына. Алдан ук кирәкле азык-төлек сатып алып, расписание буенча ризык әзерли: ашлар, боткалар, икенче ашлар. Фатирны җыештыра: идәннәрен, савыт-сабаны, керләрен юа. Өлкәннәргә гигиена процедуралары үткәрә, киендерә, чәчләрен үрә. Ә алар аны “әни” дип атый.
Менә бу минем әни. Аның кебек кайгыртучан һәм сизгер кешеләр бик аз. Аны тәрәздән карап көтәм. Кар яуганда да, яңгыр яуганда да минем янга килә. Миңа ашарга пешерә, табын әзерли, табиб язган даруларны бирә. Барысын да үзе эшли, куллары алтын. Мин утырып кына торам. Аның белән канәгать, - ди 92 яшьлек Елена Матвеева. - Менә сез мәкаләгездә аңа хезмәте өчен медаль тапшырсыннар дип языгыз, - ди ул миңа.
Әлфинур Габделхак кызы ТР социаль яклау отличнигы, иң яхшы хезмәткәрләр арасында республика конкурсында җиңүче, бик күп грамоталарга һәм Рәхмәт хатларына ия. Хәзер үзе пенсиядә, тик хезмәтен ташламый.
Шулкадәр нык ияләндем, алар миңа туганнарым кебек. Аларны ничек калдырыйм инде? Юк, булдыра алмыйм. Әмма яңаларын кабул итмим, физик яктан өлгермим. Бар мәхәббәтемне һәм кайгыртуны аларга гына бүләк итәм, - ди социаль хезмәткәр.
«Һәр гаиләгә аерым якын килә белергә кирәк»
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Евгения Петрушина бала чагында тәрбияче булырга хыялланган, әмма соңрак башка юнәлеш белән кызыксына башлаган.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул университетка педагогика һәм психология факультетына укырга керә. Башта үз белгечлеге буенча эшкә урнаша алмый, вакансияләр булмый. Әмма озак көтәргә туры килми. Аны «Кайгырту» үзәгенә психолог буларак эшкә алалар. Евгения Ивановна бу вазыйфада 3 ел эшли, аннары аны югарырак вазыйфага күтәрәләр һәм мөдир итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә 5 хезмәткәр эшли.
Бу бүлек карамагында 142 кеше, алар арасында имин булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләр һәм хәтта үсешләре бозылган өлкәннәр дә бар.
Балага гына түгел, ә аларның әти-әниләренә дә игътибар бирәләр. Соңгыларына начар гадәтләрне бетерергә, эш табарга, торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләргә булышалар. Евгения Ивановна, балаларның яшәү шартларын үз күзләре белән күрер өчен имин булмаган гаиләләргә үзе бара.
Мин, нигездә, эшне оештырам, контрольдә тотам, юнәлеш бирәм. Без бердәм команда булып эшлибез, бер-беребезгә булышабыз. Барыбыз да төрле булуга карамастан, үз эшендә һәркем иң яхшысы, - дип билгеләп үтә Евгения Ивановна.
Ул, аларның эшчәнлеге зур җаваплылык, җитди мөнәсәбәт, чыдамлылык таләп итә, дип саный. Чөнки гаиләләр төрле була һәм аларның һәркайсына аерым якын килә белергә кирәк. Җитәкче буларак, ул аларның гомуми эшчәнлеге нәтиҗәсе проблемаларны хәл итүгә китерсен, өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтсен һәм балаларга бәхетле балачакны тәэмин итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа