Питрәчнең комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинның Физкультурачылар көне белән котлавы
Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне һөнәри бәйрәм-физкультурачылар көне белән котлыйм!
Безнең коллективта тәҗрибәле һәм яшь белгечләр булуына мин бик шат. Бу өлкәдә очраклы кешеләр юк. Һәр тренер - укытучы, спортчының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең спорт мәктәбе республика рейтингында алдынгы урында тора.
Питрәч спорт мәктәбенең яхшы спорт традицияләре дәвам итсен! Барыгызга да сәламәтлек, яңа җиңүләр телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа