Питрәчнең "Шатлык " приюты Халыклар конкурсы дипломанты булды
Хезмәткәрләр өченче урын алдылар
«Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты республика халыкларының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле эшлщәр конкурсында өченче урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Учреждение коллективы "Үз Ватаның өчен горурлык, Татарстан халыклары тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбиялә " номинациясендә иң яхшыларның берсе булды.
Без еш кына балалар белән төрле халыкларның гореф-гадәтләре темасына дәресләр үткәрәбез, традицион Сабантуй, Май чабу бәйрәмнәрен оештырабыз, - дип билгеләп үтә приютның өлкән төркеме тәрбиячесе Рәзинә Апакимова. - Өченче урын алуыбызга бик шат. Алга да таба уңышларга ирешүебезне дәвам итәчәкбез, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа