Питрәчнең "Шатлык" приюты педагогына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәхмәт белдерделәр
Оксана Закалова бу учреждениедә 10 елдан артык эшли.
«Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютыны педагогы Оксана Закаловага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Приютта тәрбияләнүчеләрнең укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән нәтиҗәле уртак эш алып баруыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезгә яңа иҗади уңышлар һәм алга таба да нәтиҗәле эшләр телибез", - дип язылган документта.
Оксана Закалова хезмәт эшчәнлеген «Кайгырту» үзәгендә башлаган. 2010 елда социаль педагог булып «Шатлык»ка күчә. Ул мәктәп яшендәге балалар белән эшли. Аларның өлгерешен күзәтә, түгәрәкләр һәм секцияләргә яздыра, өлкәнрәкләрне җәйге вакытта эшкә урнаштыра, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларны көллияткә урнаштыра. Шулай ук хезмәттәшләре белән балаларны төрле иҗади конкурсларда катнашырга җәлеп итә.
Бүләкләү тантанасы Казанда узды. Оксана Юрьевнага Рәхмәт хатын министр Илсур Һадиуллин тапшырды.
Мондый бүләкләр алу күңелле. Мин бик шат. Бу минем икенче мактаулы Рәхмәт хатым. Беренчесе Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан иде, - диде бүләкләнүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа