Питрәчнең “Шатлык” приютында кунакта - Казан ветеринария академиясенең иреклеләр отряды
Октябрь ахырында Казан ветеринария академиясенең терлекчелек технологиясе кафедра доценты Баранов В.А. җитәкчелендәге ирекле отряды “ Шатлык” приютында кунакта булып киттеләр.
Бу юлы алар “Оригаминың инглиз телен өйрәнү элементлары” дигән программасы белән килделәр . Балалар жыелып беткәч беренче булып хезмәт курнычсызлыгы турында сөйләделәр, чөнки балалар арасында 7-8 яшьлекләрдә бар иде. Шуннан алар 4 командага буленеп: студентлар һәм балалар оригами ясауга керештеләр. Эш барышы инглиз телендә барды: төрле хайван исемнәрен телдән икенче телгә тәрҗемә иттеләр. Уен бик җанлы барды. Балалар йөзеннән елмаю китмәде. Тәрбияләнүчеләр үзләренең эшләрен приют директоры Резеда Васыловна Халиловага күрсәттеләр, бу вакытта җитәкче үзедә балалар эшен күзәтеп, аларга булышып торды. Нинди генә геройларны сүрәтләргә туры килмәде, болар: “Карабас – барабас», «Шалкан», « Крокодил Гена», «Алтын балык» иде. Чара ахырында балаларга ирекле отряд кунаклары татлы сыйлар, бүләкләр өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа