Питрәчнең Яшьләр үзәге "Эколидер" республика конкурсында өченче урын алды
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында "Эколидер" республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Питрәч районы да бар.
Безнең Яшьләр үзәге "Югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү" номинациясендә 3 нче урынны алды. Яшьләр үзәге директоры Айгөл Гыйззәтуллинага тантаналы шартларда диплом һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков кулыннан истәлекле кубок тапшырылды.
Без портфолио әзерләдек, анда бер ел эчендә үзебез үткәргән һәм катнашкан экологик чаралар күрсәтелде. Бу - акцияләр, әңгәмәләр, мастер-класслар, квест - уеннар», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Айгөл Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа