Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә балалар шәһәрчеген реконструкцияләү дәвам итә

Бу сезонга планлаштырылган эшләр ахырына якынлашып килә.

Балалар шәһәрчеге территориясендә җир эшләре тәмамланган: ял итү зонасы -  газон, уен зонасы -   ком, төп юл брусчатка белән капланган. Фонтан да ясалган. Спорт мәйданчыгында җиһазлар урнаштырылган, хәзер төзүчеләр сәхнә һәм амфитеатрны урнаштыру белән мәшгуль. Утыргычларны алар тимер каркас һәм агач борыслардан үзләре ясыйлар.
Җирле халык үзгәрешләргә бик шат һәм мәйданчыкның ачылуын түземсезләнеп көтәләр.
-  Барысының да яхшы якка үзгәрүе күренеп тора. Монда зур төзелеш бара. Мәйданчыкның ачылуын көтәбез, - диде үтеп баручыларның берсе Николай Шавкунов.
Шулай итеп, беренче чиратта, башкарасы эшләр ахырына якынлашып килә. Аннан соң киләсе елда спорт мәйданчыгы янындагы башка участокларга күчү планлаштырыла.
Без барыбыз да элек район балалар шәһәрчегендә булган  «Кремль стеналары», таганнар, тренажерлар һәм башкаларны яхшы хәтерлибез. Боларның барысы да Осиново бистәсенә күчерелде, анда хәзер балалар мәйданчыгын төзекләндерәләр. Эретеп ябыштыру һәм беркетү эшләре башкарылды. Язын буяу эшләре көтелә.


Әмма җирле халык әлегә үзгәрешләргә бик шат түгел.
- Нишләп безгә иске әйберләр куялар соң? -  дип сорый алар.
Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләрнең теләге буенча, һичшиксез, яңа җиһазлар  да сатып алыначак.
Территория бик зур, шуңа күрә балалар мәйданчыгы - берничә зонаның берсе генә. Быел биредә шугалак ясаячаклар. Киләчәктә спорт һәм парк зоналарын төзекләндерү көтелә. Хәзер юл хезмәткәрләре территория тирәсендә тротуарны монтажлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса