Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегенә багышланган концерт узды

Районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге старт алды.

Традиция буенча ул мәдәният йортында концерт белән башланып китте. Фойеда мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат эшләре күргәзмәсе һәм Питрәч интернат-мәктәбеннән мастер-класслар оештырылган иде. Соңгылары кофе бөртекләреннән, төзелеш гипсыннан ясалган паннолар, витражлы рәсем рәсемнәр тәкъдим иттеләр.

Ә сәхнәдә концерт программасы узды. Катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Һәркемгә дә бүләкләр тапшырылды.

Безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 3000нән артык кеше яши, шуларның 195е - балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса