Питрәчтә мохтаҗлылар өчен әйберләр таратачаклар һәм иганә җыячаклар
Акция бу атнада узачак.
3 мартта, пәнҗешәмбе көнне, базар мәйданында Никольск приходының шәфкать туташлары хәйрия акциясе үткәрәчәк. Акциядә катнашучылар өчен коймак белән чәй эчү оештырылачак һәм кышкы, демисезон әйберләре һәм аяк киеме тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен иганә җыю да булачак.
Терминал аша иганә итү мөмкинлеге дә бар", - дип билгеләп үттеләр акцияне оештыручылар.
Шулай ук биредә балалар әйберләре, яхшы хәлдәге аяк киемнәре, подгузниклар, көнкүреш химиясе, гигиена чаралары җыяаклар.
Вакыты: 11дән 13 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа