Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә район башлыгы чыршысы утларын кабызды

Бәйрәмгә бөтен районнан 526 укучы чакырылган иде, шул исәптән 110 яшь артист. Пандемия аркасында чара 3 сменада 2 көн барды.

Төп кагыйдә булып санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү торды. Чөнки балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге - иң мөһиме.

Бу көннәрдә район спорт комплексының гаҗәеп матур  итеп бизәлгән залы әкият илен хәтерләтә иде. Питрәч укучылары район башлыгының традицион Яңа ел чыршысы кунаклары булдылар. Бәйрәмгә иң тырыш һәм сәләтле укучылар, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар чакырулы иде.

Илһам Кашапов балаларны тырышлыклары өчен мактады, балаларга нык сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар теләде. Иң алдынгыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

- Мин Савелий Демидович белән бергә «Перчинка» дуэтында катнашам. Без төрле конкурсларда даими катнашабыз. Мәсәлән, быел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район этабында кече төркемдә «Конферанс» номинациясендә беренче урынны яуладык. Хезмәтемнең Рәхмәт хаты һәм Чыршыга чакыру белән бүләкләнүенә мин бик шат, - дип уртаклашты Виктория Антонова.

- Узган ел татар теле буенча олимпиадада катнаштым һәм призер булдым. Укудагы уңышларым өчен Яңа ел чыршысына инде икенче ел киләм, - диде Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укучысы Дарья Дементьева.

Быел «Яңа ел йолдызын эзләгәндә яки үгез Фердинандның яңа маҗаралары» дип аталган әкият күрсәттеләр. Театральләштерелгән тамашада ел дәвамында төрле конкурсларда катнашкан иҗат коллективлары катнашты. Сәхнәдә актерлар яраткан әкият геройларының маҗаралары – космик пиратлар, юлбасарлар һәм башкалар турында сөйләделәр. Искиткеч биюләр һәм мәзәкләр һәркемне гаҗәпләндерде.

Яшь кунаклар өчен яңа ел әкияте кышкы каникулларның якты башлануын билгеләп үтте.

- Мин  җырларга яратам. Сәхнәгә чыккач,  шатланып туя алмыйм! Әмма бик күп репетицияләргә  йөрергә туры килә, ә бу бик арыта. Мондый зур бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәтлемен. Димәк, минем хезмәт сөючәнлегем һәм район тормышында актив катнашуым юкка түгел, - дип сөйләде рәхмәт хаты алган Милена Витоль.

Спектакль тәмамланганнан соң һәр балага район башлыгы исеменнән татлы яңа ел бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса