Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә район әтиләр советы утырышы үтте

Монда балалар тәрбияләү һәм әлеге процесста гаилә башлыкларының роле турында җитди сөйләшү булды. Хәзерге вакытта барлык мәктәпләрдә аталар советы эшли, алар үзләренең эш тәҗрибәләре турында сөйләде.

Хәзерге заманда күп кенә гаиләләрдә бала тәрбияләү эше хатын-кызга йөкләнгән. Әлеге гаиләләрдәге күп кенә аталар һәрвакыт эштә, алар эштән бушый алмый, өйләренә кайткач та бала тәрбияләү эше белән мәшәкатьләнеп тормыйлар. Кызганыч, ялгыз аналар да арта бара.
- Әгәр өч ел элек безнең мәктәптә 60 бала ялгыз аналар тарафыннан тәрбияләнгән булса, бүгенге көндә алар 86, - диде район үзәгенең икенче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Гатиатуллина. - Монда аерылышучылар саны һәм аларның үзенчәлекләре зур роль уйный. Баланың ата-анасы аерылышканнан соң да икесе белән дә аралашуын Америка фильмнарыннан гына күрергә мөмкин. Мондый күренеш бездә бик сирәк очрый һәм хәтта бу гаҗәп күренеш кебек тоела. Әгәр баланың әтисе дә, әнисе дә бер түбә астында яшәсәләр дә, еш кына аталар баласын тәрбияләү эшенә алынмый. Аларның кайберләре баланы ярату ир-атларга килешми: бу ир-ат эше түгел дип исәпли. Ә күбесе, ир-атларның төп вазыйфасы гаиләне тәэмин итү дип саный, бала тәрбияләү эшендә еш кына акчалата гына үз өлешен кертә.
Объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында мәктәпләрдә ир-атлар аз, ә балалар бакчаларында бөтенләй юк.
- Безнең мәктәптә 65 укытучы эшли, шулар арасында ир-атлар алтау гына, - диде Лилия Хәмитовна.
- Без бу проблема һәм әлеге юнәлештә эшне активлаштырырга уйладык, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Хәбибуллин.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, укытучылар, соңгы вакытта ата-аналар җыелышына килүче әтиләрнең һәм мәктәпнең спорт һәм мәдәни тормышында катнашучы ир-атларның саны артуын күзәтәләр.
- Гаиләләр арасында спорт ярышларын үткәрү кыен булган вакытлар булды. Ә күптән түгел, без бөтен гаиләбез белән ГТО тапшырдык, анда тулы, ике бала тәрбияләүче гаиләләрне күрү бик сөенечле булды, - диде район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Марина Харитонова.
Ә әтиләр советына, әлбәттә инде, иң җаваплы ата кешеләр җыелды, әлеге органның төп бурычларын алар яхшы аңлыйлар.
- Мин мәктәптә укыганда, безнең сыйныф сәгатенә якташыбыз, мәһабәт гәүдәле ир-ат, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов килде. Мин бу очрашуны мәңгегә исемдә калдырдым, ул чагында кичергән хис-кичерешләремне дә хәтерлим. Мондый очрашулар, безнең балаларыбызга да кирәк, - ди күп бала атасы Николай Владимиров.
Әтиләрне бүгенге көндә хезмәт тәрбиясенә игътибар бик аз бирелү мәсьәләсе дә борчый.
- Мин гомерем буе агроном булып эшләдем, шуңа күрә бик тиздән балаларыбызның икмәкнең ничек үстерелүе турында да белмәячәкләрен күз алдына китерү бик авыр, - ди Шәледән Рафис Мөхетдинов.
Күп кенә җыелганнар кечкенә һәм яшүсмер чагында мәктәптә кизү торганнарын да, хәтта кырларда комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләгәннәрен дә искә төшерделәр. Киләчәктә эшләргә теләгән балаларны җәйге каникулларда эшкә урнаштыру мөмкинлеген файдаланырга карар иттеләр.
Хәзер район әтиләр советын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов җитәкләячәк.
- Бүген яңгыраган тәкъдимнәрнең барысын да тормышка ашырырга кирәк, - диде ул.
Ә әтиләр, үзләренең балалары тормышында активрак катнашырлар, дип ышанасы килә. Чөнки баланы физик куркынычлардан, ә кайчак психологик уңышсызлыклардан ата кеше сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса