Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә "Скорлупино" фестивалендә гаять зур торт әзерлиячәкләр

Шедеврдан фестивальдә катнашучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр авыз итеп карый алачак.

2 октябрь көнне Питрәчтә «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале кысаларында Бөтендөнья йомырка көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне питрәчлеләр гаять зур торт пешерергә ниятли. Тәм-том 2020 елның октябрендә Гиннесның рекордлар китабына кергән торттан күпкә зуррак булачак.

Узган ел рекордлар китабына Марий Эл картасы рәвешендә ясалган дөньядагы иң зур торт кергән. Үлчәүләр буенча, гигант сыйның мәйданы 4,2×2,6 метр тәшкил иткән. 

Питрәч районында 200 килограммнан артык авырлыктагы торт әзерләргә планлаштыралар. Десерт мәйданы 10×1,25 метр тәшкил итәчәк.

Торт 50 кг шикәр комы, 70 кг сгущенка, 30 кг чикләвек һәм йөзем, 20 кг шоколад һәм башка ингридиентлардан җитештереләчәк", — дип рецепт белән уртаклашты ТР АМО бүлеге рәисе, «Форпост» үзәге директоры, фестивальне оештыручы Наилә Таҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса