Питрәчтә таксистка һөҗүм иткән җинаятьчегә хөкем карары чыгарылды
Бу хәл узган елның октябрендә булды. Барысы да гаепләнүченең 23.00 сәгатьтә үз кызына ярдәмгә чыгуыннан башлана.
Эш шунда, кыз таксида «Царево Вилладж» торак комплексына бара. Тик шофер ахыргы пунктны узып, торак комплекс янындагы урман посадкасында батып кала. Чит машинада, таныш булмаган кеше белән билгесез урында калу сәбәпле, пассажир куркуга кала. Ул үзенең егете белән элемтәгә керә, һәм үзенең кайда булганын хәбәр итә. Егете адрес буенча килә һәм караңгыда машина фарасын күреп ала. Юлдан металл профиль табып алып, таксистның башына суга, тегесе авыр тән җәрәхәтләре ала. Соңрак таксистның куркыныч булмавы, навигатор туры юлны таба алмаганга күрә, адашканы ачыклана. Өстәвенә, һава торышы начар булу сәбәпле, шоферның машинасы батып та кала.
Хәлне ачыклагач, егет белән кыз зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтә башлый. Канын туктаталар, яраларын юалар һәм бинтлыйлар. Гаепләнүче белән зыян күрүче уртак тел таба, чөнки ул таксистка мораль һәм матди ярдәм күрсәтә, гафу үтенә.
Күптән түгел Питрәч район суды бу җинаять эшен карады. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Ул 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде, - дип сөйләде район суды матбугат сәркатибе Алсу Кулагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа