Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә янгын чыкты

Гуриннар гаиләсенең йорты, мунчасы, гаражы, машинасы янып көлгә әйләнде.

Янгын мунчадан чыга, ул йорт белән бергә урнашкан була. Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Янгын аларны бер нәрсәсез калдырды,  шул исәптән документларын да юк итте. Хуҗабикә өйдә йоклаган булган, әмма янган йорттан чыгарга өлгергән. Ул 2 нче дәрәҗә тән пешүе алган һәм хәзерге вакытта  хастаханәдә.
Теләүчеләр бу гаиләгә финанс һәм матди ярдәм күрсәтә алалар. Бәлки, кемдер кием белән ярдәм итәр. Әйберләрне Питрәч авылы, Осипов урамы, 6 йорт адресы буенча алып килергә мөмкин. Кием үлчәме: хатын-кызга - 54, ир-атка - 56-58.

Гуриннар гаиләсенә финанс ярдәме күрсәтү өчен реквизитлар.
4276 6200 2833 5325 (Алина Вадимовна). Карта 89003213339 номерына бәйләнгән.


Җыелган акчалар көн саен гаилә башлыгына тапшырылачак.

Питрәчлеләргә үз торакларын автоном янгын хәбәргечләре белән җиһазландырырга киңәш итәбез. Бу приборлар үзләренең нәтиҗәле булуын  берничә тапкыр исбатлады инде. Алар хәтта башлангыч стадиядә төтен  булуын да ачыклый һәм тревога сигналы белән яну турында хәбәр итә, - дип билгеләп үтте безнең район буенча  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика  эшләре бүлегенең  өлкән инспекторы,  эчке хезмәт подполковнигы Роман Пушков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса