Питрәчтә «Яшел ут» конкурсына нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр
«Айгөл» балалар бакчасы базасында «Яшел ут» республика конкурсының район этабы узды.
Чара нәтиҗәләре буенча «Балалар мәгариф учреждениесе» номинациясендә район үзәгенең «Каенкай» балалар бакчасы беренче урынны алды. Ул конкурсның республика этабында безнең район данын яклаячак. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү юнәлешендә эшләүче тәрбиячеләр арасында «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Шәрәфетдинова җиңүче булды. Ул шулай ук Питрәч районын республика конкурсында тәкъдим итәчәк.
Икенче урында – район балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында Надежда Полякова –«Кыңгырау» балалар бакчасы вәкиле (Питрәч), өченчедә - Алсу Галимҗанова- «Родничок» (Ленино-Кокушкино).
Барлык призерлар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа