Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә үзара очрашу узды

“Питрәч. Бергә бәхетле” - мондый язуны Татарстан активистлары килгән “Яшьләр вакыты” автобусында безнең район яшьләре калдырды.

Кунаклар питрәчлеләргә авылда үз идеяләрен ничек тормышка ашырырга, нинди дәрәҗәле конкурсларда катнашырга мөмкин булуы турында сөйләделәр, квест үткәрделәр. Очрашуның иң мөһим өлеше - проект сессиясе булды.


Авыл яшьләре экспертларга – ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйковка һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллинга үзләренең креатив идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Нәтиҗәдә, иң яхшылар ачыкланды. Тамашачылар симпатиясе призына “Доктор смеха” проектын тәкъдим иткән Алинә Минһаҗева ия булды.

- Бервакыт без яшьләр үзәгенең иҗат коллективы белән бергә “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләргә концерт куйдык. Балалар безгә бик шат иде. Миңа калса, без аларны бераз бәхетлерәк иттек, - ди Алинә. Шул чакта ул балалар өчен иҗат чыгышлары белән “Шатлык”ка, хастаханәнең балалар бүлегенә, җирле мәктәп-интернатка гастрольгә чыгарга, балаларны сөендерергә, аларга яхшы кәеф бүләк итәргә уйлый да инде. Авторлар бу изге эштә катнашырга теләүчеләрне җәлеп итәргә тели, педагог аларны өйрәтәчәк, ә киләчәктә иҗади команда балалар янына барачак.

- Боларның барысын да тормышка ашыру өчен транспорт һәм сәхнә костюмнары кирәк, - дип билгеләп үтте Алинә.

Экспертлар мондый проектның мөһимлеген билгеләп үттеләр, әмма төп җиңүче итеп шулай ук Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүче Олеся Чернованы атадылар. Ул яшь гаиләләр турында “Бергә бәхетле” дигән проектны тәкъдим итте.

- Башта иң мөһим гаилә кыйммәтләрен ныгытабыз, ә аннары алга таба китәчәкбез, - диде Ринат Садыйков.

Тәкъдим ителгән идеяләрнең күбесе патриотик тәрбия белән бәйле иде. Мондый проект авторларының берсе - Иске Шигали авылыннан Саимә Шаһиәхмәтова күптән түгел зур уңышка иреште - ул “Ел лидеры” республика конкурсында “Ел патриоты” номинациясендә җиңүче булды.

- Мин бу конкурста өченче тапкыр катнашам инде. Ай дәвамында без онлайн-сынаулар уздык: презентация, видео-эссе ясадык, проектны якладык. Быел миңа, ниһаять, бәхет елмайды, - ди ул. Үз авылында Саимә актив рәвештә үз проектын үстерә: патриотик конкурслар һәм акцияләр үткәрә.

- Мин яшьләребез патриот булсын өчен тырышам, һәм моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен, - дип ышандырды ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса