Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтәге “Шатлык” балалар приютында “Халыкара инвалидлар көне”н билегеләп үттеләр

Социаль политиканың иң беренче мәсәләсе булып мөмкинлекәре чикләнгән кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен үстерү тора. һәр елны декабрь башында мөмкинлекләре чикләнгә кешеләр ункөнлеге үткәрелә.

"Халыкара инвалидалар көне" уңаеннан 5 декабрьдә "Шатлык" приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүче балаларга "Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне" дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Бу чараның максаты мөмкинлекләре чикләнгә кешеләргә карата мәрхәмәт, хөрмәт, игътибар тәрбияләү, аларны безнең җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре итеп күрсәтү иде. "Мин дә сезнең кебек" дигән презентация күрсәтеп балаларны безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата битараф булмска чакырды. Балалар андый кешелеләр белән гел очрашуларын һәм аларны бик кызгануларын әйттеләр. Тәрбияче балаларга андый кешеләрне кызганырга түгел, ә аларга ярдәм итәргә, аңларга кирәклеген аңлатты.

Без аларга ункөнлектә генә тугел һәрдәим ярдәм итеп торырга тиешбез, - диде ул.

Балалар дәрес ахырында бу кешеләргә куңел хөрлеге, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса