Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтән 4 муниципаль хезмәткәр банк счетларын һәм кертемнәрдән кергән табышларын күрсәтмәде

Бу хакта хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча район комиссиясе утырышында сөйләштеләр.

Җыелышта башкарма комитетның дүрт муниципаль хезмәткәрнең хезмәт тикшерүләре нәтиҗәләре каралды. 2020 ел өчен керемнәр, чыгымнар, милек турындагы белешмәләрнең дөреслегенә һәм тулылыгына игътибар иттеләр. Хезмәткәрләрнең булган банк счетларын, банклардагы кертемнәреннән кергән табышларын күрсәтмәве, алардагы акчаларның калдыгын дөрес чагылдырмавы ачыкланды.
Ике муниципаль хезмәткәргә кисәтүләр ясалды, берсенә шелтә белдерелде, тагын берсенә алга таба мондый хаталарга юл куелмау белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса