Питрәчтән кул эшләре остасы Татьяна Угарова үз хоббие турында сөйләде
12 сентябрь - Халыкара крючок белән бәйләү көне.
Календарьдагы әлеге дата уңаеннан безнең хәбәрчебез Фәния Михеева күп еллык стажы булган кул эшләре остасы Татьяна Угарова белән очрашты, ул бу темага үз фикерләре белән уртаклашты.
Крючок белән бәйләнгән әйберләр һәрвакыт модада, популяр булган, кешеләр тарафыннан югары бәяләнгән. Әлбәттә, бәйләргә өйрәнү өчен мәгълүмат белән эшли белергә, сабыр һәм игътибарлы булырга, математиканы белергә кирәк. Сүз уңаеннан, кул эшендә математика соңгы роль уйнамый. Бәйләгәндә бер күзне артык яки ким җыйдың икән, кирәкле үлчәмдәге кием килеп чыгар димә, бизәкләр эшләгәндә дә ялгышырга ярамый. Барысын төгәл башкарганда гына күз явын алырлык әйберләр эшләргә мөмкин.
- Бәйләү - баш мие өчен йога, диләр. Бу сезнең өчен дә шулаймы, Татьяна Николаевна?
- Мөгаен, шулайдыр. Куллар бәйләү белән мәшгуль, баш кирәкмәгән уйлардан арынып тора. Әлбәттә, бу процесс мавыктыра, тынычландыра, бары тик яхшы уйларга гына этәрә. Дөрестән дә кулда бәйләү булганда үзеңне тынычрак итеп хис итә башлыйсың.
- Сез кул эшләре белән күптәннән шөгыльләнәсезме?
- Беренче бәйләү дәресләрен әниемнән алдым, крючок белән бәйләргә дә аннан өйрәндем. Ул үз гомерендә бик күп әйберләр бәйләде, бу эшнең чын остасы, бик талантлы иде. Безнең зал музейны хәтерләтә иде дисәм дә ялгыш булмас. Кая карама, шунда аның кулыннан эшләнгән әйберләр - комодтагы, самавырдагы салфеткалар, караватта, дивандагы бизәкле мендәрләр дисеңме. Миндә әлегә кадәр аның чигүле һәм челтәрле сөлгеләре сакланып калган. Әлбәттә, мондый иҗади шартларда мин бәйләми кала алмый идем. Шоферлар беренче машиналарын ничек онытмаса, мин дә беренче крючогымны шулай ук. Ул кулдан эшләнгән иде. Соңрак, мәктәптә укыганда, әни миңа металл крючок бүләк итте. Беренче эшләремне дә хәтерлим. Үзем өчен кулъяулык, ак җепләрдән яка бәйләгән идем.
- Сез катлаулы әйберләр бәйләүгә өстенлек бирәсезме, әллә инде күп вакыт сарыф итми торган гадиерәк әйберләргәме?
- Мөгаен, төрлесенәдер. Мактанып шуны әйтә алам, минем эшләрем бик күпләргә ошый. Буш вакытым булуга кул эшләренә тотынам. Хәзер искиткеч әйберләр ясарга була, чөнки җепләрнең ниндие генә юк. Минем коллекциямдә төрле ысуллар белән эшләнгән төрле эшләнмәләр бар. Соңгы вакытта мин амигуралар белән җитди мавыктым. Кайчагында бу техника белән әйберләр бәйлим. Мәсәлән, миңа бер рус әкияте персонажларына заказ бирделәр. Бик матур гына тулы бер гаилә килеп чыкты. Кайвакытта бу кызыклы геройлар да булырга мөмкин.
Бәйләү психик халәтне яхшыртырга, психологик проблемаларны хәл итәргә булыша. Тагын хәтерне яхшырта, баш мие берничә тапкыр тизрәк эшли башлый. Бәйләү ул зур сабырлык һәм үҗәтлек сорый, җанны да тынычландыра. Шуңа күрә бәйләгез, сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа