Питрәчтән милиция ветераны үз эше турында сөйләде
Василий Ишимов Питрәчтә туган, гомере буе биредә яши. Ул 20 ел дәүләт хезмәтендә эшләгән, милиция подполковнигы булып лаеклы ялга чыккан.
- Без иске фатирда яшәгәндә, күршебез - милиция башлыгы Артемьев иде. Ул миңа аларның бүлегенә эшкә барырга тәкъдим итте. Мин ризалаштым, - ди Василий Михайлович.
Хезмәттә аны еш кына командировкаларга, әйтик, Чечня Республикасына җибәргәннәр.
- Безнең бурыч - хакимиятне саклау, патрульлек итү иде, - дип уртаклашты безнең белән подполковник. Бу командировкада эшләгәне өчен Василий Михайлович “Җәмәгать тәртибен
саклаудагы казанышлары өчен” дәүләт медале белән бүләкләнә. Шулай ук 2 һәм 3 нче дәрәҗә “Хезмәттәге батырлыгы өчен” һәм “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен” медальләре бар.
Василийның ике баласы һәм өч оныгы бар. Ике улы да әтисе юлыннан киткән: олысы Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлегендә участковыйлар башлыгы булып эшли, ул полиция подполковнигы, ә кечесе Казанда кинология үзәгендә хезмәт куя.
- "Кайда тудык, шунда кирәк булдык" дигән әйтем минем турында. Мин беркайчан да шәһәрне яратмадым, - дип билгеләп үтә Василий Михайлович. - Кайда гына булсаң да, нинди генә вазыйфа үтәсәң дә, намус белән эшләргә кирәк, - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа