Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Полиция Кыш бабае" Питрәч гаиләләрендә кунакта булды

«Полиция Кыш бабае» акциясе районда 20 декабрьдә старт алды.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре акча җыеп, күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен бүләкләр сатып алган. Кар Кызы һәм Ел символы - Юлбарыс белән бергә, Полиция Кыш бабае район авылларына юнәлде. Алар Бутырка, Татар Тау Иле, Пановка һәм Колай авылларында яшәүче гаиләләрдә булдылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы Людмила Малышева сүзләренә караганда, акция барышында алар барлыгы унике гаиләдән булган балаларны бәйрәм белән котлаячаклар. Акция 7 гыйнварда тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса