Помидор белән ташкабак салаты
Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез
Аны ясар өчен 1 кг кыздырылган ташкабак, 1 кг помидор кирәк. Башта ташкабакны боҗралап турап кыздырабыз. Аннары помидорны телемләп кисеп, кушабыз. 8 тырнак сарымсакны изеп салатка салабыз.
Әзер катнашмага 2 чәй кашыгы тоз салып, алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа