Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Помидор үстерү серләре

Бакча - күпләребез өчен тәҗрибә урыны да ул.

Шуңа да без анда ел саен нинди дә булса яңадан-яңа үсемлекләр, яңа сортлар үстереп карарга омтылабыз. Бу помидорларга да кагыла, әлбәттә. Соңгы елларда әллә никадәр яңа гибрид сортлар барлыкка килде, алар элеккеләреннән төрле чирләргә каршы торучанлыклары, салкынга чыдам булулары, югары уңыш бирергә сәләтле, хәтта декоратив булулары, һәм башка өстенлекле яклары белән аерылып тора.

Помидор үсентесен ничек үстерергә? Помидор орлыкларын чәчкәннән соң 7-10 көн үткәч беренче үсентеләр баш калкыта. Алар 5-7 см га кадәр үскәч, помидор үсентеләрен яртылаш туфрак салынган 400 граммлы стаканнарга күчереп утыртсаң бик яхшы.

Үсеш барышында үсентеләргә аз-азлап туфрак өсти барабыз, кирәк икән, ян-яктагы яфракларын өзеп ташларга кирәк. Атнасына бер тапкыр сыек органик ашлама белән тукландырсаң яхшы.

Үсенте 30-40 см биеклеккә җиткәч, аны көчле тамыр системасы үстерү өчен, 1 литрлы савытларга күчереп утыртырга. Әгәр сез үсентене май башларында ук теплицага утыртырга планлаштырасыз икән, соңгы операцияне башкарып тормасагыз да була.

Ачык туфракка помидорларны кайчан утыртырга ярый соң? Без хәзер ашыгырга күнеккән, матур кояш күренде исә, тизрәк утыртып калырга тырышабыз. Шуның белән кайбер елны төнлә бик салкынайту аркасында, үсентеләрне өшергә мәҗбүр итәбез. Июньнең беренче атнасында парниктан калган помидорларны җиргә чыгарып утыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса