Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Прививкасы булмаган Россия кешеләре чит илдән кайтканда ковидка тест тапшырмаячак

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попованың карары хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Вакцинация узмаган Россия гражданнарына чит илдән кайтканда ковидка ПЦР-тест тапшырмаска рөхсәт ителә.

Үзгәрешләр гражданнар илгә кайтканнан соң өч календарь көн эчендә ковидка тест ясатырга тиеш дигән кагыйдәне юкка чыгара. Бу кагыйдә соңгы 12 ай эчендә прививка ясаткан яки соңгы алты айда авырган кешеләргә кагылмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса