Прокурор миһербанлы да, җитди дә булырга тиеш
Прокуратура хезмәткәре мәрхәмәтле, акыллы һәм, һичшиксез, белемле булырга тиеш. Әле тагын һәркемдә, бигрәк тә гаепләнүчедә кеше факторын, язмышын, ә аннан соң аның гамәлләрен күрергә тиеш.
Бүгенге язмабызның герое, район прокуратура прокуроры урынбасары Гүзәл Хәмидуллина шундый карашта. "Кешене белмичә беркемгә дә начар кеше дип әйтергә ярамый" - диде ул үз эше турында сөйләгәндә. Ул 30 елдан артык гомерен прокуратура эшчәнлегенә багышлаган.
Гүзәл Хәмидуллина яшьтән юрист булырга теләгән. Нык характерлы, акыллы шәһәр кызы югары юридик уку йорты дәреслекләренә күз салуга, катлаулы закон өлкәсе белән ныклап кызыксына башлаган. Эше авыр, шулай да күңелсезләнергә туры килми. Ә киресенчә, һәрвакыт мәгълүматларга анализ ясарга, кодекс һәм закон нечкәлекләрен өйрәнергә туры килә. Һәм һәр очрак үзенчәлекле һәм кабатланмас. Юридик факультетны тәмамлагач, аны прокуратура эшчәнлеге кызыксындыра да инде. Төгәлрәге - гражданнар хокукларын яклау. Нык характерлы булуы һәм максатчанлыгы кызны әлеге юлдан китәргә этәргән. Шуннан бирле күп кенә питрәчлеләр, һәм алар гына да түгел, Гүзәл Хәмидуллинага язмышларын хәл итүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә. Гүзәл язмыш кушуы буенча Питрәч кешесенә әверелә, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, аны безнең районга эшкә билгелиләр. Ире белән монда килеп яңа урынга төпләнәләр һәм монда яши башлыйлар. Тора-бара мондагы табигать, җир, андагы кешеләр аларның күңелләренә якын була.
Прокуратурага елдан-ел мөрәҗәгат итүчеләр арта бара, халык белемле хәзер, алар белгеч ярдәменә өстенлек бирә. Монда, прокуратурада питрәчлеләргә юридик ярдәм бушлай күрсәтелә. Алар еш кына гражданнар хокукларын яклап чыга. Мәсәлән, Гүзәл Харисовна эшендә яраткан юнәлешләрнең берсе - балигъ булмаганнар күзәтчелеге.
Ул тормышта ялгышкан, юлдан тайпылган балалар язмышында бер тапкыр гына катнашмый. Һәм моны үз эшендә иң әһәмиятлесе дип саный. Бервакыт безнең прокуратура тормышта авыр хәлдә калган балага торак алырга булышты. Аның әнисе, әле районга кайткач кына, җинаять кылган һәм реаль срок алган. Ә малайның беркемгә дә кирәге калмый. Безнең приютта яшәп ала, аннары Казанга интернатка күчеп китә. Ә 18 яше тулгач, аның торагы да, перспективалары да булмый. Һәм ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Чөнки күпмедер вакыт монда яшәгән була. Прокурор судка мөрәҗәгать итә, документлар җыялар, бу мәсьәләне хәл итүдә булышалар. Аны чиратка куялар, ә аннары торак бирәләр. Ә бу инде аяк астында туфрак барлыкка килде дигән сүз. Хәзер аның тормышы яхшы гына дәвам итә.
Яклап яки гаепләп, һәрбер эшне төрле яклап, җентекләп өйрәнергә туры килә. Һәм, әлбәттә, озак итеп. Кайчак сүнергә, бу уйларны һәм хис-тойгыларны якыннарга күчерергә, аларны өйгә "алып кайтмаска" авыр була. Менә мондый катлаулы хәлләрдә хатын-кызга үз-үзен ихтыяр көче белән туктатырга туры килә. Әмма бу, әлбәттә, соңгы чиктә. Өйдә Гүзәл Харисовна - кайгыртучан хуҗабикә, әни, хәзер инде әби дә, бакчачы да. Сүз уңаеннан, җирдә эшләү, яраткан шөгыльләренең берсе. Үзең үстергән уңыштан да тәмлерәк нәрсә була аламы соң? Бу аны һөнәри эшчәнлектән арындырып тора, шулай да нормага салынмаган график үзе турында һәрвакыт белдереп тора. Шул ук вакытта эше Гүзәлнең үзен генә түгел, аның өйдәгеләрен дә илһамландыра. Кызы да, улы да әниләре кебек юридик факультетны тәмамлыйлар. Дөрес, үзләрен бу тармакның башка өлкәләрендә күрсәтәләр.
- Мөгаен, миңа үземнең сәләтемне табуда, күп еллар үткәч тә, күңелгә ятышлы эшемне сайлауда уңыш бик елмайгандыр, - ди Гүзәл Хәмидуллина. - Әгәр дә прокурор булмасам, кем була алачагымны хәтта белмим дә. Яшь вакытта үземне укытучы итеп күз алдыма китерә идем, аларны бик хөрмәт итәм. Ләкин хәзер бу эшне хәтта безнекеннән дә авыррак дип уйлыйм. Димәк, прокурор булуым яхшы, - ди ул, елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа