Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Психолог Ләйсән Хәбибрахманова: «Иртәгесе көнгә планнар корып яшәргә кирәк»

Хәзерге вакытта ничек депрессиягә бирелмәскә һәм үзеңне тыныч тотарга соң?

- Хәзерге вакытта һәркем диярлек хәвефле хәлдә: аларны мобилизациядән, якыннарын югалтудан курку хисе биләп алды… Ләйсән, төшенкелеккә бирелмәс өчен нишләргә кирәк?

- Мин киңәш бирдем дә, шунда ук кешенең хәле җиңеләймәячәк, әлбәттә, чөнки хәл бик җитди. Моның өчен үзең өстендә бик озак эшләргә кирәк. Курку, борчылу – бу табигый күренеш. Ләкин бу курку хисен бар нәрсәдән өстен чыгарырга ярамый.
Куркыныч янаган вакытта безнең организм да «мобилизацияләнә» һәм өч реакция барлыкка килә: «кыйна», «йөгер» яки «катып кал». Әмма үзеңне кулга алып, алга таба яшәүне, көндәлек эшләрне дәвам итү мөһим. Иртәгесе көнгә планнар корырга кирәк. Билгеле бер план булса, тотрыклылык барлыкка килә.
Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнегез. Сез хәрәкәт иткәндә барлык тискәре энергияне тәнегездән чыгарасыз. Хәтта өй җыештыру да стрессны җиңәргә булыша. Мунчада чабыну, душта юыну – болар барысы да тәнгә ял итәргә булыша. Паника хисе булганда, күктән җиргә төшү мөһим. Моның өчен үзегезнең 5 соравыгызга җавап бирегез: «Мин кайда?», «Үземнең янда нинди 5 әйбер күрәм?», «Мин нинди тавышлар ишетәм?», «Мин нинди ис сизәм?», «Минем кулларым нәрсә тоя?». Бу сораулар сезгә күңелсез хәлләр турында уйламаска ярдәм итәр.
Бер-берегезгә ярдәм итегез, берләшегез, якыннарыгызга бүләкләр бирегез. Башкалардан күңел җылыңны кызганмыйча яшәүне дәвам итү мөһим.

- Курку хисләре өстендә эшләүнең нинди дә булса практикалары бармы?

- Кәгазь битенә 5 курку язабыз. Мәсәлән, «Мин иремне югалтудан куркам». Аннары «куркам» сүзен «телим» сүзенә алыштырабыз. Аннан соң, сез моның 10 сәбәбен ачыкларга тиеш. Мәсәлән, «Мин иремне югалтырга телим, чөнки миңа гаиләмне тәэмин итү өчен күбрәк акча эшләргә туры киләчәк», «мине барысы да кызганыр», «мин башка шәһәргә күченермен», «сәгатьләр буе плитә янында тормыйм». Шулай итеп сез үзегезнең чын теләкләрегезне белерсез. Бу техника башны даими уйлардан арындырырга ярдәм итәчәк. Куркуларыбызны язып, без алар белән элемтәгә кергән кебек. Аларны әйтеп, яки язып, без үз уйларыбызны формалаштырабыз, безнең белән курку түгел, ә без үзебез идарә итә башлыйбыз.

- Туганнары мобилизацияләнгән кешеләргә нәрсәләр киңәш итәсез?

- Башта алар шок стадиясендә яшәячәкләр. Монда аларга ярдәм итү мөһим. Әйтәсе килгәннәрен әйтеп, еларга мөмкинлек бирергә кирәк. Аларга күңелләрен бушатырга ярдәм итү мөһим, бу күпмедер дәрәҗәдә борчу хисләрен киметәчәк. Янәшәсендә булырга, шул ук вакытта кызгануыңны сиздермәскә кирәк. Кеше күңелен бушаткач, җиңеләеп кала. Ул бу этапны узгач, аны әкренләп көнкүрешкә кайтарырга кирәк. Моны вактөяк нәрсәләрдән башларга кирәк, бу аны онытылып торырга ярдәм итәчәк.

- Мобилизацияләнүчеләргә нинди киңәшләр бирә аласыз?

– Хисләрне эчтә тотмаска кирәк. Дусларыңа һәм якыннарыңа күңелеңне бушату мөһим. Барысына да чынбарлыктан чыгып карарга - «Мин исән, барысы да яхшы» дияргә. Планлаштырылганны эшләргә, чөнки психикага тотрыклылык кирәк. Көндәлек бурычларыгызны үтәгез. Сез барысын да контрольдә тота алмыйсыз…
Түгәрәк ясарга мөмкин. Түгәрәк эчендә сез үзегез йогынты ясый алырлык нәрсәләрне яза, ясый аласыз – кәефегезне, көндәлек эшләрегезне. Түгәрәк тышына сез үзегез контрольдә тота алмый торган нәрсәләрне - һава торышын, указларны, үлемне, махсус операция турында языгыз. Түгәрәк эчендә булган әйберләргә таянырга кирәк.

- Бер яктан, мәгълүматтан хәбәрдар булсаң – дөньядагы хәлләрне беләсең, ә икенче яктан - яңалыклардан соң кешенең хәле авырая. Сезнеңчә, хәзер көннәр буе яңалыклар укырга һәм карарга кирәкме?

- Минемчә, яңалыклар карауны чикләргә кирәк, бигрәк тә йөрәгенә бар нәрсәне якын ала торган, сизгер кешеләргә бу темадан читләшергә киңәш итәм. Әгәр дә җитди нәрсә килеп чыкса, сез бу турыда барыбер белмичә калмаячаксыз. Сезнең вакытыннан алда борчылуыгыз беркем өчен дә яхшырак булмас. Якыннарыгыз өчен тыныч тыл булырга тырышыгыз. Мондый очракларда үзегезгә «Мин бу мәгълүматка ничек тәэсир итә алам?» дип сорау бирегез. Сез бернәрсә дә үзгәртә алмассыз. Моны аңлагач, барысын да белү теләге дә юкка чыгачак.

- Хәзер күпләр йокысызлыктан тилмерә, бу проблеманы ничек хәл итәргә?

- Йоклар алдыннан телевизор карамаска, социаль челтәрләр аша яңалыклар укымаска, сәясәт турында сөйләшмәскә кирәк. Ваннада юынырга да йокларга ятарга кирәк. Су шулай ук киеренкелекне һәм начар энергияне бетерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса