Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин «Авыл укытучысы» программасын 2030 елга кадәр озайтты

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Анадырь шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашуда белдерде.

«Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылачак. 

«Әлбәттә, программаны озайтырга кирәк. Без аны 2030 елга кадәр озайтачакбыз, ул кирәк. Хәзер саннарны кабатламыйм. Гомумән алганда, ил буенча да, Ерак Көнчыгышта да программа нәтиҗәле эшли, кешеләр килә», — дип әлеге күренешкә үз бәясе белән уртаклашты дәүләт башлыгы.

Президент ассызыклаганча, яшь педагогларга 2 млн сум башлангыч капитал бирүдән тыш, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына торак белән, шулай ук көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк.

2022 елдан «Авыл укытучысы» программасы «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектына кертелгән. Милли проектлар хәзерге төрендә илдә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса